Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Медиахолдинг җитәкчесе вафат

Чаллыда танылган «Единство» медиахолдингы хуҗасы 56 яшьлек Рамил Галеев вафат булган.

Холдинг составында төрле елларда «Единство», «Вечерние Челны», «Из рук в руки» газеталары, «Глагол» типографиясе, берничә радиостанция дә эшли иде.

Рамил Галеевның үлеме турында үзенең социаль челтәрләрендә «Наиком Экстрим » спорт клубы президенты Наил Хөббәтуллин язып чыкты: 

– Безнең мотогаиләбездә зур кайгы! Бүген безнең дустыбыз – Казан шәһәренең «Драйв парк» хуҗасы, бөтен барлыгы белән мотоцикллар яратучы Рамил Хәсән улы Галеев вафат булды. Узган шимбәдә генә ул балалар өчен ярышлар оештырган иде. Бу аның соңгы ярышлары булды! Казанда уздырылган Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелегендә «Драйв Парк» мотокросс трассасында безнең шәһәр балалары бөтен призлы урыннарны яуладылар. Аның җомга көннән шимбәгә кадәр инсульт булган һәм узышта Рамил катнаша алмады. Ул инде комада иде! Рамил китте...  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев