Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Медицина хезмәте» фургонын урлаганнар

Ленинград өлкәсендә 4 млн сумлык вакцинациянең мобиль пунктын урлаганнар.

Билгесез зат автохуҗалык территориясенә үтеп керә һәм вакцинациягә чакырылучы плакатлар ябыштырылган «Медслужба» дигән ак фургонны урлап кача. Әлеге машина авылларда мобиль амбулатория буларак кулланылган булган. 
Машинаның күзәтү системасы соңгы тапкыр 13нче ноябрь көнне эшләгән. 
Автомобильне урлаучы әлегә табылмаган. Ул бу система турында белгән һәм аны сүндереп куйган дип фаразлана. Машина КАСКО буенча да, ОСАГО буенча да иминиятләштерелмәгән булган. Әлеге факт буегнча җинаять эше кузгатылган. 

 

Фото «Угоны. Санкт-Петербург. Поиск.» Вконтакте төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илдә көндә