Медицина хезмәткәрләре волейбол уйнады
Яңалыклар тасмасы

Медицина хезмәткәрләре волейбол уйнады

Чаллыда медицина оешмалары арасында волейбол буенча ярышлар үтте. Җиңүче кубогы өчен 7 медицина оешмасының хатын-кызлар командасы ярышты.

1нче урынны 5нче шәһәр хастаханәсе командасы яулады.
2нче урында – ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе  командасы.
Ашыгыч медицина ярдәме станциясе командасы 3нче урынны алды. 
Җиңүче командаларга кубоклар, медальләр һәм грамоталар тапшырылды. 

2 апрель көнне ир-атлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар булачак.


Нет комментариев