Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мэр гаеплеләрне җавапка тартырга кушты

«Гаепле кешеләрне административ, җинаять җаваплылыгына тартырга кирәк»,- диде мэр.

Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры канализация коелары капкачларына бәйле булган бәхетсезлек очракларына карата үз фикерен белдерде. Узган атнада кар чистартканда техника кое капкачларын кузгаткан һәм өлкәннәрнең җавапсызлыгы аркасында, бер-бер артлы ике бала коега егылып төшкән иде. «Бу фактлар буенча контроль, тикшерү органнары нәтиҗәле эшләргә тиеш. Гаепле кешеләрне һичшиксез административ, җинаять җаваплылыгына тартырга кирәк. Мондый хәлләрдән башкалар сабак алсын. Кадрлар буенча да тиешле карарлар кабул ителсен», – диде мэр Наил Мәһдиев. Ул бу мәсьәлә буенча бүген үк нинди чаралар күрелүе хакында хәбәр итәргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига бала бәхетсезлек кое