Мэр: «Сабан туенда куркынычсызлыкны тиешенчә тәэмин итегез!»
Яңалыклар тасмасы

Мэр: «Сабан туенда куркынычсызлыкны тиешенчә тәэмин итегез!»

Бәйрәмгә күрше шәһәрләрдән дә киләчәкләр.

Чаллы Сабан туенда полиция, саклау предприятиеләре һәм җәмәгать берләшмәләре хезмәткәрләре эшләячәк. Шулай ук ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре дә булачак, ди башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов.

Мэр Наил Мәһдиев куркынычсызлыкны тәэмин итүгә аеруча игътибар итәргә кушты. Аның әйтүенчә, бәйрәмгә ел саен 100 меңнән артык кеше чыга. 

«Без бик күп кунаклар көтәбез. Иң беренче чиратта - чаллылыларны. Алар – Сабантуйның төп кунаклары. Республиканың якын-тирә шәһәрләре һәм районнарыннан да бик күп кунаклар киләчәк. Шуңа күрә алдыгызга куелган бурычларны тиешенчә үтәгез», - дип искәртте мэр. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев