Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Мин булдырам» талантлар бәйгесе җиңүчесенә - 100 мең сум

«Четыре татарина» КВН командасында катнашучы Рөстәм Хәбибуллин татар телендә «Мин булдырам» дигән яңа проект башлап җибәрде. Проектның төп җиңүчесе 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк ала.

Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «FLINT prod» компаниясе ярдәмендә тормышка ашырыла.

Тамашада балигъ булган яшьтәге кешеләр катнаша ала. Төп критерий - барлык номерлар да татар телендә башкарылырга тиеш.

Проектның номинацияләре: «бию», «вокал», «оригиналь жанр» һәм «фокус». Гаризаны 26 июльгә кадәр биреп була. Катнашу өчен Min_buldiram@mail.ru электрон почтасына гариза бирергә (хат темасына «Хочу в шоу!» дип өстәргә), ФИО һәм элемтә өчен номер язарга кирәк. Гариза бирү кампаниясе нәтиҗәләре буенча катнашучылар төшерү өчен чакырыла.

Катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, театр һәм кино актрисасы, җырчы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Зөлфия Вәлиева, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова бәяли. Шоуны  Булат Бәйрәмов алып бара, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев