Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Мин – укытучы!» конкурсына старт бирәбез

Тиздән көз аеның иң матур бәйрәмнәренең берсе – Укытучылар көне җитә! Ә мондый бәйрәмне болай гына үткәреп җибәрергә ярыймы соң? Юк, әлбәттә!

5 октябрь - Бөтендөнья укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан без - "Шәһри Чаллы" редакциясе коллективы махсус бәйге игълан итәргә булдык. Бу безнең тарафтан әлеге үтә дә җаваплы һәм изге һөнәр ияләренә үзенә күрә бер хөрмәт хисе булсын иде. Конкурсыбызда катнашу шартлары бик гади. Алар белән түбәндә таныша аласыз. 

Бәйгенең шартлары.
1. Укытучылардан яраткан укучылары яисә эш барышында төшкән иң матур фотолар кабул итәбез. 
2. Сезгә үзегез турында кыскача мәгълүмат язып җибәрергә кирәк: кайдан сез, нинди фәннән укытасыз, ни өчен нәкъ укытучы һөнәрен сайладыгыз һ.б.
3. Фотоларны 30 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр кабул итәбез. 
4. 5 октябрьдән – 10 октябрьгә кадәр «Шәһри Чаллы» сайтында тавыш бирү уздырыла. 

Җиңүче исемен алган укытучыга 14 октябрьдә Чаллының Сара Садыйкова концертлар залында уздырыла торган җырчы Илмира Нәгыймованың концертына ике кешелек чакыру билетлары тапшырылачак. Безнең белән калыгыз! Барыгызга да уңышлар! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев