Миңнеханов Путинны җитмеш яшьлек юбилее белән котлады
Яңалыклар тасмасы

Миңнеханов Путинны җитмеш яшьлек юбилее белән котлады

«Сез милләт лидеры, үз иленең чын патриоты булган кеше!»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында Россия Президенты Владимир Путинны республика халкы һәм үз исеменнән җитмеш яшьлек юбилее белән котлады.

«Республика халкы исеменнән, шәхсән үз исемемнән Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинны юбилее белән котлыйм!» – дип язган ТР Президенты, дәүләт башлыгы белән бергә төшкән фото урнаштырып.

«Сез милләт лидеры, үз иленең чын патриоты булган кеше! Татарстанның күпмилләтле халкы арасында сезнең абруй бәхәссез!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов. «Туган көнегез белән, Владимир Владимирович!» – дип өстәгән.

фото: 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


котлау

Нет комментариев