Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мөхәммәтшин Ханты-Манси автономияле округы халкын төбәкнең 90 еллыгы белән котлый

Татарстан парламенты башлыгы Югра Округ Думасы депутатлар корпусы ярдәме белән зур үсеш алуын искәртә

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ханты-Манси автономияле округы — Югра Думасы Рәисе Борис Хохряков адресына төбәк оешуга 90 ел тулу уңаеннан котлау хаты юллады. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фәрит Мөхәммәтшин телеграммада билгеләп үткәнчә, 1930 елда автономияле округ булдыру Себер тарихында яңа сәхифә ачкан. Хәзерге Юграның туксан еллык формалашу һәм үсеш чоры бик күп әһәмиятле вакыйгаларга, тарихи үзгәрешләргә һәм зур казанышларга бай булган.

«Автономияле округта яшәүчеләр бөтен ил белән бергә совет хакимиятенең аякка басуы, Бөек Ватан сугышы, социаль-икътисади үсеш, Яңа Россия дәүләтчелеге реформалары сынауларын лаеклы үтте», — диелә мөрәҗәгатьтә.

Татарстан парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген Югра Округ Думасы депутатлар корпусы ярдәме белән зур үсеш ала.

«Илнең төп нефть-газ йөртү районы, дөньяның иң эре нефть чыгаручы төбәкләренең берсе ХМАО тотрыклы рәвештә Россия Федерациясенең әйдәп баручы субъектлары өчлегенә керә, илнең социаль-икътисади үсешенә саллы өлеш кертә», — дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул югралыларга яңа казанышлар, уңышлар теләде һәм дустанә парламент хезмәттәшлеге традицияләре киләчәктә дә ике регионның да ныклы элемтәләрен ныгытуга үз өлешен кертер, дигән ышаныч белдерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев