Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мобилизацияләнгән Чаллы табибы Николай Зотов «Шәһри Чаллы»га үз хәлен сөйләде

Ул шушы көннәрдә фронтка китергә җыена.

Чаллының танылган балалар табибы, шәхси ачыгыч ярдәм күрсәтү клиникасы хуҗасы Николай Зотов иң беренче мобилизацияләнүчеләр белән Казанга киткән иде. Бер ай дәвамында ул башка егетләр белән башкаланың танк училищесы полигонында өйрәнүләр узды.

Шушы көннәрдә солдатларга популяр җырчы Элвин Грей концерт куйган. Табиб аның белән фотога төшкән. Аннары аны ул "Нескучная армия" дип язып, вацап статусына элгән. Тиздән хәрбиләрне махсус хәрби операциягә җибәрәчәкләр икән. Бу хакта ул “Шәһри Чаллы” редакциясе журналисты белән уртаклашты.

- Барысы да яхшы, шушы көннәрдә китәргә җыенабыз. Күп нәрсәләргә өйрәндек. Хәзер хәрби хезмәттә кулланачабыз. Мин табиб буларак хезмәт итәчәкмен, - дип язды Николай Зотов. 

Без үз чиратыбызда, туганнары янына исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт