Мобилизацияләнгән эшчеләргә КАМАЗ 50шәр мең сум өстәп түләячәк
Яңалыклар тасмасы

Мобилизацияләнгән эшчеләргә КАМАЗ 50шәр мең сум өстәп түләячәк

Аларның эш урыннары да сакланачак.

”Хөкүмәт түләүләреннән һәм ташламаларыннан тыш, махсус хәрби операцияләрдә катнашучыларга ай саен 50шәр мең сум түләп барыла. Аларның эш урыннары да сакланачак”, - диелә предприятиенең мәгълүмат үзәге биргән хәбәрдә.  
Моннан тыш,  Президентның “РФда өлешчә мобилизация игълан итү  турындагы” Указы кысаларында да хәрби хезмәткә чакырылучы хезмәткәрләр өчен өстәмә түләүләр каралган. Бу документка 2022 елның 21 сентябрендә кул куелды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хәрби хезмәт

Нет комментариев