Мобилизацияләнүчеләр арасыннан кемнәрне кире кайтаралар?
Бу хакта Дәүләт Думасында хәбәр иттеләр.
Мобилизацияләнгән күпбалалы әтиләрне өйләренә кайтарачаклар. Әлеге яңалык өч һәм аннан күбрәк балалары булган әтиләргә кагыла. Һәм ул Дәүләт Думасы контролендә. Бу хакта Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов хәбәр итте.
Аның әйтүечнә, РФ Генераль штабы күрсәтмәсе буенча Татарстанда 4 октябрьдән өч бала әтиләрен мобилизацияләү туктатылды. 4 октябрьгә кадәр чакырылган гражданнар да кире кайтартылачак. Оборона министрлыгы әлеге мәсьәләне хәл итү өстендә эшли, дип белдерде депутат.
Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев