Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар кешеләрне «Дәүләт хезмәтләре порталы» аша алдый башладылар

Алар әлеге портал исеменнән, шифаханәгә теркәлүгә кагылышлы, техник хата турында хәбәр итәләр дә яңадан теркәлү узарга кушалар. Өстәвенә, моны илдәге эпидемиологик вәзгыятькә бәйләп, тиз арада эшләргә кушалар. Моның өчен мошенниклар ялган сайтка сылтама (ссылка) да бирәләр, кешеләр аның буенча кереп, анкета тутыралар, шифаханә сайлыйлар һәм пошлина түлиләр.

Нәтиҗәдә, бөтен мәгълүмат та, акчалар да мошенниклар кулына эләгә. Иң аянычлысы шул, мошенниклар кешенең логин һәм паролен белеп, аның профиленә керә алалар. Һәм сакланган шәхси мәгълүматлар нигезендә кредит яки микрозайм рәсмиләштерәләр.
«Дәүләт шифаханәсенә теркәлү һәрвакыт бушлай, моның өчен бернинди комиссия дә, пошлина да түләргә кирәкми», – дип искәртте Сбербанк идарәсе рәисе урынбасары Станислав Кузнецов.
Әгәр шәхси мәгълүматларыгыз мошенниклар кулына килеп эләкте икән, кичекмәстән дәүләт хезмәтләре сайтындагы парольне үзгәртергә, бу хәл турында портал хезмәткәрләренә дә шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.

Шәһәрдәшебез Радик Ганиев:
«Бер ай элек полиция хезмәткәре дип шалтыраттылар. Мәскәү номеры. Имеш, минем исемгә кредит алынган, акчаның кая киткәне күренми. Моның өчен миңа хәзер кредит алырга кирәген әйттеләр. Тик банк хезмәткәрләре белән хәбәргә кермәскә дип кисәттеләр. Сбербанктан алган акчаны банкомат аша алар әйткән номерларга салдым. Хәзер дә шаккатып торам, нәкъ алар әйткәнчә эшләдем бит. Ниндидер гипноз булгандыр ул. Кыскасы, 450 мең сум акчаны үз кулларым белән мошенникларга җибәрдем. Җинаять эше ачтылар, әлбәттә. Тик аны кайчан ачыклыйлар да, кайчан бурычтан азат итәләр бит, билгесез», – ди Радик ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: WhatsApp смартфон телефон мошенник закон интернет