Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Әнием таләпчән иде»

Чаллы мэры мәктәп елларын исенә төшерде.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе шәһәр мэры Наил Мәһдиевның балачак хатирәләре белән үрелеп барды. Киңәшмәдә җәйге вакытка балаларны эшкә урнаштыру темасы күтәрелде. Быел барлыгы 3 меңгә якын мәктәп укучысын шәһәр предприятеләренә эшкә урнаштыру планлаштырыла. (Бу хакта тулырак монда язылган)

Узган ел Чаллыда “Татпроф” компаниясе 81 баланы эшкә алган. Һәркайсына кимендә 22 мең сум хезмәт хакы түләгән. Шәһәр мэры компания җитәкчесе Сергей Рачковка рәхмәтләрен белдерде. Аның изге гамәле белән кат-кат сокланды. Шәһәрнең башка предприятеләренә дә аңардан үрнәк алырга киңәш итте. Мэр әйтүенчә, балаларны эшкә җәлеп итү аларның киләчәген билгеләүдә ярдәм итә. Бер уңайдан, үзенең мәктәп елларында эшләп йөргән вакытларын искә алды. 

-    7 сыйныфтан соң, мин ай ярым заводта эшләдем. Башкалар сыман беркайчан да 3 ай ял итми идем. Әнием таләпчән иде. Хәзер яше 90га җитә. Мин аңа һаман да эшкә мәхәббәт уятканы өчен рәхмәтлемен. Беренче хезмәт хакым һаман да исемдә – 68 сум 32 тиен. Иртәнге сәгать 6 да торып, 6:15 өйдән чыгып китә идем. 40 минут җәяү бара идем. Ул вакытта автобуслар юк. Зарланып язырлык социаль челтәрләр дә юк. Заводта эшчеләр белән бергә утырып ашый идем. Андагы ризыктан да тәмлерәге юк иде, - дип сөйләде Наил Мәһдиев. 

Шәһәр мэры бүген дә балаларны эшкә урнаштыруга зур җаваплылык белән карарга кушты. Беренчедән, бу мәктәп укучыларына киләчәк һөнәрләрен сайлауда ярдәм итә. Икенчедән, тәрбияви эш алып барыла. 

-    Әтисе улы белән эшкә баруын күз алдына китерегез. Икесе утырып ашыйлар. Кичкә өйләренә кайталар. Әни кеше баласының шөгыле булуына сөенеп тора. Бүген ничек? Кайбер балалар әтисенең кайда эшләгәнен дә белми бит! Оят булырга тиеш! Мин әтиемнең эшендә күпме тапкыр булдым. Ул нефтьче булып эшли иде. Бөтен җирдә май исе аңкып тора иде. Шөрепләр бора идем. Шуннан соң автомобиль механикасы белгечлеген сайлаладым. Менә шулай була ул киләчәк һөнәреңне сайлау буенча эш алып бару, - дип сөйләде мэр. 

Мәктәп балаларына хезмәт хакы түләү өчен шәһәр бюджетыннан 13 миллион 700 мең сум бүлеп бирелә. Республика бюджетыннан - 5 миллион сум. Ул матди ярдәм буларак тотылачак, ягъни предприятие түләгән хезмәт хакына 2250 сум өстәләчәк. 

Муниөипалҗ учреңдениеләргә 2400 баланы эшкә урнаштыру күздә тотыла. 

-    Балалар көненә 2 сәгать кенә эшләячәкләр. Алар 6 мең 300 сум акча алачак. Бюджет предприятеләренә барлыгы 2400 бала урнаштыру планлаштырыла. Ни өчен шулай аз вакыт эшли дисәгез, бөтен баланы да эшкә җәлеп итәсебез килә. Шуңа күрә шулай килеп чыга. Аннан соң балалар бюджетка карамаган предприятеләргә дә эшкә урнашачак. Анда инде тулы көн эшләү мөмкинлеге булачак, - диде шәһәрнең мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова.

Наил Мәһдиев теләге булган бөтен балаларны да эшкә урнаштырырга кирәк, дип белдерде. Бюджет акчасы җитмәгән очракта, өстәмә акча табу юлларын эзләве турында әйтте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәт мәшгульлек мәктәп бала