Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Сайлаулар – илебез тормышында мөһим сәяси вакыйга»

173 сайлау участогында тавыш биреп була.

Чаллыда Россия Президентын сайлау өчен 173 сайлау участогы булдырылды.

«Президент сайлаулары югары дәрәҗәдә узсын өчен барлык шартлар тудырылган. Хакимият органнарының бурычы – халыкка ирекле рәвештә тавыш бирү мөмкинлекләре булдыру. Быел Россия Президентын сайлау 15-17 мартта иртәнге 8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр була. Бу илебез тормышында мөһим сәяси вакыйга.  Кыенлыклар булуга карамастан, илебез, Татарстан һәм  Чаллы икътисады уңышлы эшли. Бу җәмгыятьнең, илебезнең күпмилләтле халкының бердәмлеген күрсәтә», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә. 

Сайлау участокларына бара алмаганнар өйләрендә тавыш бирә ала. Моның өчен 17 март 14 сәгатькә кадәр участок сайлау комиссиясенә язмача  яисә  телдән гариза бирергә кирәк. Аннары сайлау участоклары хезмәткәрләре аларның өйләренә барып, сайлаталар.

Сайлау участокларының адресын http://cikrf.ru/digital-services/naydi-svoy-izbiratel.. сайтыннан белеп була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент Путин Минниханов Россия Татарстан сайлаулар 2024