Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев Белем көне белән котлый

Хөрмәтле чаллылылар! Укучыларны һәм студентларны, укытучыларны һәм ата-аналарны, барлык мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйм!

Көзнең беренче көне һәрберебез өчен аерым мәгънәгә ия. Берәүләр өчен ул мавыктыргыч ачышлар дөньясына беренче адым, икенчеләре өчен мәктәп программасын үзләштерүнең финал баскычына әвереләчәк. Әмма барлык кешеләр өчен дә белем нигезләре салына, сәләтләр тикшерелә, талантлар ачыла торган тормышта кызыклы һәм мөһим этап булып тора.
Без илебез икътисадының тизләтелгән инновацион үсешен тәэмин итә алырлык, гармонияле үсеш алган, сәламәт һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләүне максат итеп куябыз. Шуңа күрә без мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирәбез – балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне ремонтлыйбыз, яңаларын торгызабыз. Быел бездә берьюлы ике яңа гимназия – Мәләкәс аръягы районындагы 14 нче һәм Чулман проспектындагы «Адымнар-Чаллы» балаларны кабул итәчәк.
Бу матур көндә шәһәребезнең укытучыларына, профессор-педагогик коллективына рәхмәт сүзләре җиткерәм. Сезнең һәрберегез үз тәҗрибәгезне, һөнәри осталыгыгызны Чаллы мәгариф системасы үсешенә юнәлтә. Сезнең көндәлек хезмәтегез нәтиҗәсендә Яр Чаллы белем бирү сыйфаты буенча югары күрсәткечләргә ия. Узган елгы бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре дә шуны раслый: чыгарылыш сыйныф укучыларының утыз проценты 80нән 100 баллга кадәр, ике кеше ике йөзәр нәтиҗәгә иреште, 248 бала «Укудагы аерым уңышлары өчен» Россия Федерациясе медаленә лаек булды.
Хөрмәтле укытучылар! Һөнәргә тугрылык, йөрәк җылылыгы, укучыларга һәм туган шәһәребезгә мәхәббәтегез өчен баш иябез.
Барлык укучыларга һәм студентларга үз көчләренә ышанып кына калмыйча, армый-талмый эшләүләрен, төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашуларын телим.
Кадерле дуслар!
Яңа уку елы барыбыз өчен дә нәтиҗәле һәм мавыктыргыч булсын! Җиңүләргә омтылыш укучыларга белем туплауда, педагогларга эштә, ә ата-аналарга балаларны тәрбияләүдә булышсын!
Барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм яңа үрләр яулавыгызны телим!
Бәйрәм белән сезне, Белем көне белән!
Н. Г. Мәһдиев,
Яр Чаллы шәһәре мэры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау