Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев хатын-кызларны бәйрәм белән котлый

Кадерле хатын-кызлар! Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

Чәчәкләр һәм кояш яктысы белән бизәлгән бу матур яз бәйрәме безнең илдә аерым бер җылылык белән билгеләп үтелә. Без гүзәл затларыбызны – әниләребезне, тормыш иптәшләребезне, апаларыбызны, кызларыбызны, хезмәттәшләребезне котлыйбыз.

Беренче чиратта, сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган өлкән буын чаллылыларга котлау һәм чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Яр Чаллы хатын-кызлары – үзенчәлекле. Алар – яшь чакларында Кама ярларына дөньяда иң зур автомобиль заводы төзү буенча гасырның иң зур төзелешен яуларга килгән беренче төзүчеләр. Аларның хезмәте нәтиҗәсендә хәзерге вакытта ярты миллионнан артык кеше яши торган шәһәр торгызылды.

Замана хатын-кызлары үз элгәрләренә хас сыйфатларга ия. Алар соңгы вакыт чакыруларын лаеклы кабул итеп, икътисадның барлык тармакларында да уңышлы эшлиләр. Табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары өлешенә җитди сынаулар туры килде. Шәхси шартларга карамастан, алар кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклап, куркыныч инфекциягә каршы көрәшне намус белән дәвам итәләр.

Педагогларыбызга да җиңел туры килмәде. Һөнәргә тугрылыклары һәм балаларга мәхәббәтләре ярдәмендә, алар белем бирү процессы нәтиҗәләренә пандемиянең йогынтысын минимальләштерү өчен барысын да эшләүләрен дәвам итәләр.

Хатын-кызлар хезмәт куймаган өлкә юк. Моннан тыш, аларга балаларны тәрбияләү, гаилә җылысы тудыру, якыннарын игътибар һәм кайгыртучанлык белән колачлап алу сәләте бирелгән. Сез, хөрмәтле хатын-кызлар, гаиләгезгә, тирә-юньгә һәм бөтен дөньяга яктылык һәм бәхет бүләк итәсез.

Һәрберебез тормышында төп хатын-кыз – әни. Бүген аның ягымлы күзләренә карап, кочагына сыенып, аңа мәхәббәтен аңлатырга мөмкинлеге булган кеше бәхетле. Һичшиксез, әниләрегезгә шалтыратыгыз һәм алар белән очрашыгыз!

Хөрмәтле чаллылылар!

Гаилә кыйммәтләрен ныгытуга керткән зур өлешегез, сизгерлегегез һәм сабырлыгыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәбез. Һәр аерым гаиләнең иминлегеннән безнең ярты миллионлы шәһәребезнең иминлеге чагыла, ә ул үз чиратында Татарстан һәм Россиянең аерылгысыз өлеше булып тора.

Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, уңышлар, матурлык һәм иң изге теләкләр телим!

Бу бәйрәм көннәрендә Сезнең белән янәшәдә якыннарыгыз һәм йөрәккә кадерле кешеләрегез булсын. Тормышыгызда күтәренке кәеф сезгә юлдаш булсын, ә соклану сүзләре көн саен яңгырасын!

Иң изге теләкләр белән, Н. Г. Мәһдиев,

Яр Чаллы шәһәре мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау