Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләрен котлый

Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Стратегик объектларның, шәһәр предприятиеләренең һәм оешмаларының, торак йортларның, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү белән тыгыз бәйләнгән башка тармак юк.

Шәһәр халкына вакытында хезмәт күрсәтү, аларның проблемаларына игътибарлы караш, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүче һәр хезмәткәрнең осталыгы – шәһәрдә яшәүчеләрнең сыйфатлы тормышын тәэмин итүче шартларның берсе.

15 елга якын без күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлыйбыз, өченче ел рәттән шәһәр «Безнең ишегалды» проектын тормышка ашыру белән шөгыльләнә. Быел 119 ишегалды төзекләндерелә. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре тарафыннан инженерлык инфраструктурасын модернизацияләүгә зур игътибар бирелә.

Бу киң колачлы бурычларны хәл итүнең ышанычлы гаранты – ярты миллионлы шәһәр халкының иминлеген, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе эре сәнәгать үзәгенең тотрыклы эшләвен тәэмин итүче, үз эшләренә зур тырышлык һәм югары җаваплылык белән караган кешеләр булды һәм шулай булып кала да. 
Хөрмәтле чаллылылар!
Сезнең нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, аның ярдәмендә Яр Чаллы елдан-ел матур, төзекләндерелгән, яшәргә, эшләргә һәм укырга уңайлы булган шәһәргә әверелә бара.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм иң изге теләкләр телим!

Н. Г. Мәһдиев,
Яр Чаллы шәһәре мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау