Шəhри Чаллы

Ни өчен омикрон балалар өчен куркыныч?

Табиб-инфекционист Андрей Поздняков әйтүенчә, коронавирусның әлеге штаммы күп очракта пневмония түгел, ә бронхит китереп чыгара.

Өлкәннәрдә пневмониядән өзлегүләре күзәтелсә, балаларда, киресенчә, аларның анатомик-функциональ яшь үзенчәлекләре сәбәпле, бронхиттан авыр өзлегүләр килеп чыгарга мөмкин. 
Белгеч фикеренчә, COVID-19ның бу штаммы бронхларда бик җиңел үрчи һәм шуңа да ул «Дельта» белән чагыштырганда күпкә начаррак. Шулай ук табиб коронавирусны профилактикалауның бернинди фармакологик чаралары булмавын да искәртә. Ул көн режимын сакларга, дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә.
– Бала белән элемтәдә торучы өлкәннәрнең прививкалы булуы мөһим. Шулай ук кешеләр күпләп җыелган урыннарда йөрмәскә һәм дистанцияне сакларга кирәк, – ди ул.
Бүгенге көндә Татарстанда 11 кешедә коронавирус инфекциясенең «омикрон» штаммы расланды.  Аларның тугызы вирусны Татарстаннан читтә йоктырган: бишесе — чит илләрдә (икесе – Иракта, берешәр кеше АКШта, Хорватия һәм Мексикада); дүртесе – Россия төбәкләрендә; калган ике очрак — җирле.
«Авыручы сигез кешенең чире ОРВИ кебек уза, өчесе бернинди дә билгеләрсез вирусны йөртүчеләр», — диделәр Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Авыручылар белән 59 кешенең контактта булуы ачыкланган. Алар арасында чирләү очраклары юк. Ситуация республиканың оператив штабы контролендә.  

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: