Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ниһаять 31 көнне ял итәбез

Бәйрәмнәр һәм яллар графигы төзелгән булсада, 31 декабрь ял көне дип игълан ителде

Россиядә 31 декабрьне ял көне дип игълан иттеләр

Михаил Мишустин 31 декабрьне 2021 елда ял көне итәргә карар кылды. Документ Хөкүмәт сайтында урнаштырылган.

Иске елның соңгы көнен ял көне итү турында дискуссияләр күптән алып барылды. Әмма 2020 елда мондый үзгәрешне гамәлгә ашыру чынга ашмас иде, чөнки фикер алышулар вакытында (әйтик, Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты бу темага хат юллаган) эш көне һәм бәйрәм көннәре графигын раслады инде.

2021 елда ике ял шимбә - якшәмбе 2 һәм 3 гыйнварда булачак. Шуңа күрә бу "юкка чыккан" өстәмә ялларны күчерү һәм россиялеләрне 5 ноябрьдә, нәкъ менә 31 декабрьдә, киләсе елның соңгы көнендә ял итәргә җибәрү мөмкинлеге туды.

Шулай булгач икенче елда, 2021,  31 декабрь көнне ял итәчәкбез, тик быел түгел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев