Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нинди түләүләрне Пенсия фонды аша алып була?

Элек социаль яклау органнары тарафыннан бирелгән кайбер түләүләрне хәзер Пенсия фонды түләячәк.

Аларны биш категория татарстанлылар алачак:
– балалары булган эшләмәүче гражданнар;
– радияция тәэсиренә дучар булган гражданнар;
– реабилитацияләнгән затлар;
– медицина күрсәтмәләре буенча транспорт чараларыннан файдаланучы инвалидлар (инвалид балалар);
– Пенсион тәэминаты Россия Пенсия фонды аша башкарылучы хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары.

– Пенсия фонды яңа төр пособиеләрне ведомствоара хезмәттәшлеккә таянып башкарачак. Төгәлрәк әйтсәк, Пенсия фонды социаль ярдәмнең әлеге төрен моңа кадәр алучыларга түләүләрне автомат рәвештә, элек күрсәтелгән реквизитлар буенча күчерәчәк. Бу очракта белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәкми, – диде шәһәрнең Пенсия фонды җитәкчесе Эдуард Фәттахов.
Әлеге пособиеләрне алу хокукы булып та моңа кадәр аннан файдаланучылар 2022 елның 1 гыйнварыннан соң Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә тиеш булалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация