Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Оекбаш бәйләүчеләргә кунакка солдат киләчәк

Кул осталары аны түземсезлек белән көтә.

Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр өчен оекбашлар бәйләүче кызлар өчен бу арада яхшы хәбәрләр. 

Яңа ел алдыннан алар Кыш Бабайдан җеп һәм бергә җыелыр өчен урын сораганнар иде. Бу хакта без монда язып чыктык. Ниһаять, бина табылды. Хәзер алар һәр җомга “Камаз” мәдәният йортында очраша алачак. Директоры Динара Динушова кызлар хәленә кергән. 

-     Җомга көнне кичке 5тән соң очрашырга рөхсәт бирделәр. Вакыт буенча чикләүләр юк. Бу көнне очраша алмасак, икенче көнгә күчерергә мөмкин. Бары тик директор белән алдан сөйләшеп куярга кирәк. Бу безнең өчен бик яхшы хәбәр, - дип сөйләде "Дарим тепло" төркемен оештыручы Светлана Карпова. 

Икенче сөенечле хәбәр – кул осталары яңа урында зур кунак кабул итәчәк. Аларга махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнашучы солдат килергә тиеш. Ул тиздән ялга кайтачак. Үзе килергә теләк белдергән.

-    Без эшмәкәр, “Приют человека” Рөстәм Гатин аша бер төркем оекбашлар җибәргән идек. Чаллыдан киткән солдат егетебез кулына эләккән. Без бәйләгән оекбашларга ул бик сөенгән. Без һәр оекбаш эченә кәнфит һәм бала кулы белән язылган хат та тыгабыз. Хәрбиләрнең аяклары гына түгел, күңелләре дә җылынсын дибез. Моңа солдатлар аеруча сөенә икән. Куныгыбызны түземсезлек белән көтәбез. Әлегә ул Чаллыга кайтып җитмәде, - ди Светлана Карпова.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев