Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өлкәннәр һәм студентлар борчу тудыра

Хакимияттә узган киңәшмә, гадәттәгечә, Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариевның шәһәрдәге санитар-эпидемиологик вәзгыять турындагы чыгышыннан башланып китте. Ул хәлнең һаман да киеренке булуын искәртте.

«Безне 60 яшьтән өлкәннәр, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр һәм студентлар арасында вакцинация темплары канәгатьләндерми. Алар арасында прививка ясатучылар саны 80%ка җитми. 60 яшьтән өлкәннәр арасында бу процедура аеруча авыр бара», – диде ул. 
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бу эшне атна дәвамында җайга салырга кушты. «Өлкәннәр арасында аңлату эшләрен активлаштырырга кирәк», – диде мэр. Алар белән тыгыз элемтәдә булган җаваплы кешеләргә бу темага очрашулар оештырырга киңәш итте, атна ахырына нәтиҗәләр булырга тиеш дип искәртте. 
Бүгенге көндә Чаллыда 259 959 доза вакцина бар. Аның беренче компонентын – 240 141, икенчесен 185 189 мең кеше ясаткан. Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев әйтүенчә, өлкәннәргә вакцина ясау өчен махсус бригадалар төзеләчәк. Роспотребнадзор хезмәткәрләре исә предприятиеләргә тикшерүләр белән йөриләр. Алар инде 18 оешмада булганнар. Куар-коды булмаганнарны штраф көтә. Бу атнада вакцинаның икенче компонентын алмаучылар игътибар үзәгендә булачак. 
Татарстанда 29 грипп очрагы да теркәлгән. Һава шартлары начар булу сәбәпле, Роспотребнадзорның Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев шәһәрдә дә кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар саны артуын җиткерде. Ул халыкны гриппка каршы да вакцина ясатырга чакырды. «H3N2 штаммлысына каршы прививка кадату мөмкинлеге бар. Шифаханәләрдәге вакцина нәкъ менә гриппның әлеге төреннән сакланырга мөмкинлек бирә» , – диде ул.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек