Омикрон да килеп җитте
Яңалыклар тасмасы

Омикрон да килеп җитте

Россиягә Көньяк Африка Республикасыннан Covid-19 инфекциясе белән кайткан ике пациентта SARS-CoV-2 коронавирусының яңа омикрон-штаммы ачыкланган.

Бу — РФ территориясендә патогенның әлеге вариантын йоктыруның беренче очраклары, дип хәбәр итә РИА Новости Россия. Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, барлыгы Көньяк Африка Республикасыннан һәм Көньяк Африканың башка илләреннән кайткан ун туристта Covid-19 инфекциясе табылган. Хәзер калган пациентларның нинди штаммнар йоктырып кайтканлыгы ачыклана.  
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


илдә көндә

Нет комментариев