Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пассажирлар саны кимеде

Мәгълүм булганча, 22 ноябрьдән җәмәгать транспорты хезмәтеннән бары тик куар-коды булган кешеләр генә файдалана ала. Таләпләрнең үтәлешен контрольдә тоту максатыннан «Электротранспорт» һәм «Пассажирлар йөртү» предприятиеләре эшчеләре һәм хокук сакчыларыннан торган комиссия төзелде.

Алты бригаданың дүртесе – автобусларны, ә икесе трамвайларны тикшерә. Алар шәһәр проспектлары буенча көн дәвамында төрле тукталышларда кизү торалар. Чаллы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев әйтүенчә, беренче көнне шактый авыр булган, чөнки күп шәһәрдәшләрнең куар-кодлары булмаган.  
«Ул көнне без полиция хезмәткәрләреннән башка чыктык. Нигездә, кешеләр белән аңлату эшләре алып бардык. Күп кенә пассажирларның куар-кодлары юк иде, шуңа күрә транспортта хәл киеренке булды. Икенче һәм өченче көннәрне безгә полиция хезмәткәрләре дә кушылды. Хәзер хәл уңай якка таба үзгәрде», – ди Илья Зуев.
Шул ук вакытта, Илья Сергеевич сүзләренә караганда, соңгы ике көндә җәмәгать транспортында пассаҗирлар саны 20 процентка кимегән. Тикшерүләр бүгенге көндә дә дәвам итә. «Иң беренче чиратта әлеге чаралар шәһәрдәшләребезнең сәламәтлеген саклау өчен эшләнә», – диде ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ограничения