Пятачок көзге муллыкка багышланды - ФОТОЛАР
Эх, Чаллы Пятачоклары! дип матур итеп башланып китте Җиңү паркында уздырылган «Шәһри Чаллы» бәйрәме. Халык аны көткән, сагынган. Бәйрәмнең беренче минутларыннан ук музыкага бии җырлый башладылар.
– Минем эш көне туры килсә, сорап киләм. Бигрәк кызык, халыкчан итеп уздырасыз бит! Башка андый бәйрэм юк, – дип сөйли Гөлсинур Хөснетдинова. Ул узган очрашуларда да безнең бәйгеләрдә катнашып җиңгән иде. Безгә чәкчәк, торт та пешереп алып килгән иде әле.
Пятачокны бу юлы көзге муллык, уңышка багышлап уздырдык. Иң актив тамашачыларыбызга бүләкләрне дә җәлләмәдек. Иганәчеләребез, редакциянең күптәнге дуслары Роза Хәмидуллина, Алсу Гыйлаева, Мәдинә Мөхәммәтҗанова, Алсу Рәхмәтуллина биргән күчтәнәч-бүләкләрне тараттылар. Шоферыбыз Зөлфәт Мөсәлләмов та күчтәнәчләрне мул бирде. Бүләкләр дә саллы бит, кемгәдер чиләк-чиләк алма, слива, виноград, борычлар, кабак, көнбагышлар тиде. Асия Әхмәтшина, Артур Салихов, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Илнур Дәүләтов, Самат Хикмәтуллин, Дания Сибгатуллина үзләренең иң популяр җырларын бүләк иттеләр.
Пятачок турында тулырак газетабызнвң алдагы саныннан укый алачаксыз. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев