Подсолнухи посёлогындагы яңа төзелгән урамда ни өчен утлар янмый?
Яңалыклар тасмасы

Подсолнухи посёлогындагы яңа төзелгән урамда ни өчен утлар янмый?

Машина йөртүчеләр дөм караңгыда йөрергә мәҗбүр.

Күпбалалы гаиләләр посёлогы Подсолнухида күптән түгел Машиностроительная һәм Подсолнухи урамнары ясадылар. Өр-яңа асфальт, адым саен тукталышлар, җәяүлеләр юлы – барысы да бар. Шуңа да карамастан, посёлок халкы барыбер канәгать түгел. Алар әйтүенчә, юл буйлап урнаштырылган яктырткычларның берсе дә янмый, дөм караңгыда йөрергә туры килә. Бәла-каза булуы ихтимал, дип курка алар. 
“Шәһри Чаллы” редакциясе Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗановка шалтыратып белешергә булды. Ул: “Юллар сентябрьдә генә кулланылышка тапшырылды. Аны Тукай районына балансына куярга кирәк. Шул очракта гына “Татэнергосбыт”ка заявка белән чыгачакбыз. яктыркычлары кайчан кабыначагын төгәл генә әйтә алмыйм”, - дип белдерде. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


яктырткыч

Нет комментариев