Полиция хезмәткәре эченә типкән яшүсмер кызга суд булды
Ул гаебенен өлешчә генә таныды.
Чаллы судында полиция хезмәткәре эченә типкән яшүсмер кызга хөкем карары чыгарылды. Аны шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр, 1 ел сынау вакыты бирделәр.
Суд матбугат хезмәте белдерүенчә, инцидент булган көнне яшүсмер дусты белән машинада йөргән була. Аларны инспекторлар туктата һәм алкотестерга өрдертә. Кызның исерек булуы ачыклана. Аны полиция бүлегенә озаталар һәм әнисе килгәнен көтәләр. Тик кыз чыгып йөгерә. Хокук сакчылары куып тота, шунда кыз берсенең эченә тибә. Тик судта ул егылганда эченә ялгыш эләкте, дип аңлата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев