Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Полиция хезмәткәрләренә пычак белән кадаганнар

Берсе авыр хәлдә.

Табиблар ике полиция хезмәткәре гомере өчен көрәшә. Көпә-көндез аларга пычак тоткан 24 яшьлек ир-ат ташлана. Тикшерүчеләр белдерүенчә, егет өендә пианино ватып, ярсып чыгып китә. Эчке эшләр идарәсе бинасы янында 2 полиция хезмәткәрен очрата һәм ачуын аларда да чыгарырга була. Иң беренче 44 яшьлек участковыйга ташлана - күкрәгенә пычак белән кадый. Ярдәмгә ашыккан 23 яшьлек хокук сакчысы да зыян күрә. Аның аркасына һәм аягына кадый. Полиция хезмәткәрләрен авыр хәлдә хастаханәгә озаталар. 

Гаеләнүчене урында кулга алалар. Тикшерүчеләргә ул "арттан күзәтүләрен сиздем, шуңа ташландым" дип аңлата. Хәзер аңа карата "Хокук саклау органы хезмәткәре гомеренә һөҗүм итү"  маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Әлеге вакыйга РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин күзәтчелеге астында. 

Шунысы мәгълүм: гаепләнүче  узган елдан психоневрологик диспансерда исәптә торган һәм элек наркотиклар өчен хөкем ителгән булган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев