Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пособие алу өчен нишләргә?

Яңа туган баланың эшләмәүче әтисе яки әнисенә, яисә баланың опекунына, аны уллыкка яисә гаиләсенә тәрбиягә алучыга бала тугач бер тапкыр пособие түләнә.

Быелга кадәр аны социаль яклау органнары билгели һәм түли иде. 
Әлеге төр түләүнең күләме 18886,32 сумны тәшкил итә. Игезәкләр яисә берьюлы берничә бала туган очракта пособие аларның һәрберсенә түләнә.
Шунысын искәртергә кирәк, бу пособие әти-әнинең яисә аларны алмаштыручы затларның эш урыннары булмаган һәм бала туганнан соң 6 ай узганчы мөрәҗәгать иткән очракта гына Пенсия фонды аша түләнә.
Пособие алу өчен Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация