Президент кулыннан - орден
Алдынгы аграрийларга хөкүмәт бүләкләре тапшырдылар.
Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган чара узды. Аның эшендә республика президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашып, Татарстан аграрийларының эшенә югары бәя бирде.
Алдынгыларга хөкүмәт бүләкләре дә тапшырдылар. Алар арасында Тукай районының «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе ТР һәм РФ атказанган авыл хужалыгы хезмәткәре Риф Имамов та бар. Ул Президент кулыннан «ТР республикасы каршындагы фидакарь хезмәте өчен» ордены алды.
Резидә Юсупова
Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев