Президентыбыз — изге җирләрдә
Яңалыклар тасмасы

Президентыбыз — изге җирләрдә

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына эш сәфәре кысаларында гомрә – кече хаҗ кылды.

 Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Instagram социаль челтәрендә хәбәр итте.
«Гарәбстанга сәфәребез гомрә белән тәмамланды. Кичә без Мәккәдә кече хаҗ кылдык», — дип язган ТР Диния нәзарәте рәисе.
Гомрә – хаҗ кылу вакытыннан башка елның теләгән көнендә хаҗ кылу. Гомрә хаҗын гомердә бер тапкыр башкару сөннәт гамәл.  

 

Фото: edinayareligiya.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


илдә көндә

Нет комментариев