Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Проектларның беренчесе «Яшел Дача» компаниясе иде

Проект кысаларында Яшел Үзән районында яшелчә һәм җиләк-җимешләрне төргәкләү һәм эшкәртү буенча җитештерү-склад комплексы төзергә планлаштырыла

Комплекста 54 яңа эш урыны булдырылыр, дип көтелә.

Яшел Үзән районында «ТК „Транс Трейд“» оешмасы пластик тәрәзәләр җитештерергә планлаштыра. Компания ярдәмендә Татарстанда 300дән артык эш урыны барлыкка киләчәк.

Яшел Үзәндә «Манзара-Молл» сәүдә үзәге төзү белән «Йолдызлык» компаниясе шөгыльләнәчәк, ул проектны гамәлгә ашыруда ярдәм сорады.

«Томо 2020» компаниясе Татарстан Балалар республика клиник хастаханәсе базасында нур терапиясе үзәген төзүне күздә тота. Проектны дәүләт-шәхси партнерлык шартларында тормышка ашыру планлаштырыла.

Чаллыда «Рус ярминкәләре» комплексын төзү күздә тотыла. Бу хакта утырышта катнашучыларга «Зар Галерея» ҖЧҖ җитәкчесе сөйләде.

«Дарлетто» ҖЧҖ Чаллы территориясендә җитештерү куәтләрен киңәйтергә ниятли.

Менделеевск районында да яңа объект барлыкка киләчәк: «Аммоний Агротехнологияләр» ҖЧҖ биредә үсемлекчелек предприятиесе төзергә планлаштыра.

«Апас сөт комбинаты» ҖЧҖ җитәкчесе сөт продуктлары эшкәртү белән бергә сыр ясау һәм сөт эшләнмәләрен киптерү заводын төзү инвестиция проектын тәкъдим итте.

Чистайда 27 мең куб метр егәрлекле яңа элеватор төзү күздә тотыла. Бу эш белән «Био-Агро» шөгыльләнәчәк. Биредә ашлык кабул итү һәм төяп җибәрү, чистарту һәм киптерү, шулай ук ашлык саклау эшчәнлеге алып барылачак.

Компанияләр төркеме шулай ук Чистайда гамәлгә ашырылачак тагын бер проектны тәкъдим итте – бу ашлык терминалы.

Моннан тыш, утырышта Чаллыда проблемалы йортлар төзелешен тәмамлау буенча ике проект каралды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев