Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Путин Чаллы кешесен «Россиянең атказанган төзүчесе» исеме белән бүләкләде

Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

Россия Президенты Владимир Путин бүген россиялеләрне дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр белән бүләкләү турындагы указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

Бүләкләнүчеләр арасында Чаллыдан — «Евростиль» ҖЧҖ генераль директоры Илнар Гайсин да бар. Үз өлкәсендәге хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул «Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Аннан тыш, бүләкләнүчеләр арасында Россиянең төрле субъектларыннан хөкемдарлар, дипломатлар, төбәк башлыклары, медицина хезмәткәрләре һәм башка һөнәр вәкилләре дә бар.

фото: http://www.республика21век.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләкләү