Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Райисполком» тукталышындагы җир асты кичүен Сабантуйга кадәр ремонтлаячаклар

Чаллыда бу бәйрәм 18 июньдә узачак.

Биредә баскычларны, стеналарны яңарталар. 

– Бүген без 17нче комплекс ягыннан баскычларны ачтык. Шулай ук эшчеләр 3нче комплекс ягында булган баскычларны сүтү белән мәшгуль, – диде «Автомобиль юллары» муниципаль автоном предприятиесе директоры Марат Анисимов.
«Райисполком»нан соң «Автомобиль юллары» муниципаль автоном предприятиесе эшчеләре  «Йорт төзүчеләр» тукталышы һәм «Джумба» сәүдә үзәге янындагы  җир асты кичүләрен ремонтлаячаклар. 

– Бу капиталь ремонт түгел. Аны планлаштырдык, әлегә моның өчен акча каралмаган, – диде Марат Анисимов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт