Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ремонтны бер елга иртәрәк ясыйлар

Шәһәрдәшебез Оксана Алеева 62нче комплекста 25 ел яши. Аны үз комплексында яңа йортларның күпләп төзелүе һәм шуның аркасында ишегалларында уңайсызлыклар барлыкка килү борчый.

– Безнең комплекс Чаллының үзәгендә урнашкан. Шуңа күрә төзүчеләрне бу урын нык җәлеп итә. Алар төзүен-төзиләр, без интегәбез. Җәяүлеләр өчен сукмаклар, балалар белән уйнар урыннар юк, тирә-якта гел машиналар да биек йортлар. Шулкадәр арыдык бу хәлдән, – дип сөйли Оксана Анатольевна.

Ул яшәгән йортта 65 фатир бар. Аның сүзләренә караганда, йортта яшәүчеләр бер-берсен яхшы беләләр, һәрвакыт исәнләшәләр. 

– Фатир хуҗалары белән бик дус яшибез, беребез дә йортыбыз һәм ишегалдыбыз язмышына битараф түгел, – ди Оксана Алеева.
Ул бу проблеманы хәл итү өчен төрле юллар эзли башлый. Эзли торгач, интернетта тавыш бирү юлы белән ишегалдын төзекләндерү турында мәгълүматка тап була. 

Сүз «Безнең ишегалды» республика программасы белән яңартылырга тиешле ишегаллары өчен тавыш бирү турында бара. Искә төшерәбез, бөтен Россия күләмендә үтә торган тавыш бирү 15 апрельдән 30 майга кадәр узды. 

– Ишегалдыбыз республика программасы буенча 2024 елда төзекләндерелергә тиеш иде. Әгәр аны бер елга иртәрәк ясарга мөмкинлек бар икән, нигә моннан файдаланмаска? Әлбәттә, мин үзебезнең ишегалды өчен тавыш бирдем. Йортыбызның үз ватсап төркеме бар, сылтамасын анда да җибәрдем. Моннан тыш, минем танышларым, дусларым күп, кызымның мәктәп төркеменә дә, үзем торган башка төркемнәргә дә җибәрдем, – ди Оксана Алеева. 

Аңа ияреп, үз йортында яшәүчеләр генә түгел, комплекстагы башка йортларда яшәүчеләр дә үз ишегаллары өчен тавыш бирүдә актив катнашкан. 

Шулай итеп, 2023 елда шәһәрдәшләребез тавыш биргән 19 ишегалды төзекләндереләчәк. Аларның 12се 62нче комплекста урнашкан. Шулай ук 27нче, 58нче комплекслардагы ишегаллары да кергән. Болар – «Безнең ишегалды» республика программасы белән төзекләндереләчәк ишегалларының бер өлеше генә. 

 

Тәртип саны

Ишегалдының адресы

Комплекс буенча

1

Мәскәү проспекты, 51/38 йорты

62/17

2

Мәскәү проспекты, 55, 53 йортлар

62/15, 62\16

3

Мәскәү проспекты, 69 йорт

62/13

4

Яр Чаллы проспекты, 70/56 йорты

62/29

5

Яр Чаллы проспекты, 74 йорт; Нариманов урамы, 46, 48, 50, 52 йортлар

62/01б; 62\25, 62/26, 62\27, 62/28

6

Яр Чаллы проспекты,  76 йорт

62/01а

7

Яр Чаллы проспекты, 78, 80, 82 йортлар

62/01, 62/02, 62/03

8

Яр Чаллы проспекты, 90/27 йорты

62/05

9

Академик Королев урамы, 13/73, 13а, 15 йортлар

62/12, 62/12/1, 62/11

10

Мәскәү проспекты, 65 йорт

62/10

11

Академик Королев урамы, 17 йорт

62/30а

12

Академик Королев урамы, 17б йорты

62/30б

13

Академик Королев урамы, 21, 21а, 23 йортлар

62/09, 62/09/1, 62\08

14

Академик Королев урамы, 25 йортның А һәм Б корпуслары

62/06/2, 62/06/1

15

Г. Камал исемендәге бульвар, 8, 4 йортлар

27/10, 27/12

16

Кол Гали бульвары, 8, 10 йортлар

58/16, 58/15

17

Халыклар Дуслыгы проспекты, 76, 78 йортлар; Кол Гали бульвары, 4 йорт

58/23/4, 58/23/3; 58/21

18

Халыклар дуслыгы проспекты, 9 йорт

58/18

19

Мәскәү проспекты, 84/13, 82 йортлар; Халыклар Дуслыгы проспекты, 11 йорт

58/23/1, 58/23/2; 58/20

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев