Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Россия Герое Сергей Чебневны Калининградта җирләячәкләр

Бу хакта аның тол калган хатыны хәбәр итте.

Чаллы егете, Россия Герое Сергей Чебневны 16 мартта Калининград янындагы Медведевка поселогындагы хәрби мемориалда җир куенына иңдерәләр. Бу хакта ТАСС агентлыгына аның хатыны Ольга Чебнева хәбәр итте.

Узган елның августында Курск өлкәсендәге сугышта һәлак булган Сергей Чебневның мәетен ике көн элек Кече Локня авылындагы хатын-кызлар колониясе җимереклекләре астында таптылар.

– 14 мартта Сергейнең мәетен Калининградка кайтарырга тиешләр. Сергейның Отмель дип язылган бронежилеты Мәскәүдәге Җиңү музеена тапшырылачак, – ди Ольга Чебнева. 

Сергей Чебнев Чаллының 56нчы мәктәбен тәмамалаган. Аннары Казан танк училищесында хәрби белгечлек алган. Үзе теләп махсус хәрби операциягә киткән. 2024 елның августында Курск өлкәсендәге бәрелешләрдә, үзе җитәкчелек иткән рота хәрбиләрен саклап калган, үзе һәлак булган. 

РФ Президенты Владимир Путин аңа үлгәннән соң Россия Герое исеме бирде. «Алтын Йолдыз» медален хатынына тапшырды. 

Сергей Чебневка 6 мартта 46 яшь тулган булыр иде. Аның исеме Чаллыда мәңгеләштереләчәк. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев улын соңга юлга озатырга бару өчен әнисенә ярдәм итәчәген әйтте. Геройны соңга юлга озату чарасында Чаллыдан делегация катнашыр дип көтелә. 

Фото Анастасия Кашеварованың  telegram-каналыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция Россия Герое Сергей Чебнев