Чаллы мәктәбенә Россия Герое исеме бирелә
Бу хакта Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә Чаллы егете, махсус хәрбия операциядә күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң Россия Герое исеменә лаек булган Сергей Чебнев турында сөйләде. Сергей Чаллыда туып-үскән. 56нчы мәктәптә укыган, аннары Казан танк училищесында хәрби белгечлек алган. Төрле илләрдә хәрби бурычын үтәгән. 2020 елда хәрби хезмәтен тәмамлап кайтан. Махсус хәрби операция башлангач, үз теләге белән илебез иминлеген якларга киткән.
Төрле батырлыклар күрсәткән өчен «Батырлык» һәм «Суворов» орденнары белән бүләкләнгән. Үлгәннән соң аңа Россия Президенты Указы белән Россия Герое исеме бирелде. Дәүләт бүләген – Алтын йолдызны Россия Президенты Владимир Путин узган атнада аның хатынына тапшырды.
«Отмель» позывнойлы Сергей Чебнев бу бүләккә 2024 елның августында Курск өлкәсендәге сугышлар өчен лаек булды. Подполковник 12 көн дәвамында өч полкның шәхси составы белән идарә итеп Малый Локня торак пунктын саклап калды. Кызганыч, 18 августта миномет һәм дрон-комикадзе шартлавы нәтиҗәсендә һәлак булды.
8 март бәйрәме алдыннан Чаллы мэры Наил Мәһдиев Россия герое Сергей Чебневның әнисе Ольга Константиновна һәм сеңелесе Елена белән очрашты.
«Геройның әнисеннән 56нчы мәктәпкә Россия Герое исемен бирүгә рөхсәт сорадым. Мәктәп территориясенә һәм Җиңү паркының Геройлар аллеясына Сергей Чебневның бюсты да куелачак. Бу мәсьәлә ТР Рәисе белән килешенде», – диде ул.
Мэр башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлаховка, аның урынбасары Винер Харисовка, мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗинга тиешле документларны әзерләп ТР Хөкүмәтенә җибәрергә, шулай ук Чебневның бюстын эшләтү өчен әзерлек эшләрен башларга кушты.
«Якташыбыз Сергей Чебнев – батырлык һәм ватанпәрварлык үрнәге. Аның бюсты үзе укыган мәктәп ишегалдында һәм Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы геройлары бюстлары янында булырга тиеш. Безнең бурыч – аның исемен мәңгеләштерү һәм киләчәк буыннарга тапшыру», – дип искәртте мэр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев