Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хәрбиенең исеме Курскида да мәңгеләштереләчәк

Бу хакта депутат Александр Хинштейн хәбәр итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн Россия Героя, Чаллы егете Сергей Чебнев исемен Курск җирендә мәңгеләштерергә тәкъдим итте. 

«Ул шул җирне саклап, гомерен бирде, – диде ул үзенең телеграмм каналынданда. – Тылга дошманны җибәрмәс өчен гомерен биргән геройларны без беркайчан да онытырга тиеш түгел. Аларның батырлыгы үрнәгендә балаларны һәм оныкларны тәрбияләргә кирәк. Киләчәк буын нәрсә барәбәренә илгә тыныч тормыш килүен белергә тиеш».

Курск өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Сергей Чебнев исеме Курск өлкәсенең Суджа районы Кече Локня авылында, шулай ук Курчатовта (герой бирегә дошманны кертмәс өчен гомерен биргә) мәңгеләштереләчәген әйтте. 

2024 елның 18 августында Сергей Чебнев штурм группасының контрһөҗүмен җитәкли. Ул чагында хәрбиләр чолганышта кала язды, ләкин комбат алга чыгарга карар бирә. Бәрелештә ул яралана, ләкин хәрбиләргә ярдәм итәргә кала. Аннары Сергей миномет уты һәм дрон-камикадзе һөҗүменә эләгә. Геройның гомере өзелә. Хәрбиләр шушы көннәрдә   Кече Локня авылындагы җимерекләр астында  46 яшьлек командирның мәетен тапканнар. 

Фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция Россия Герое сергей Чебнев Хинштейн