Россиянең барлык фильмнарына да билетларны «Пушкин картасы» белән алырга мөмкин булачак
Яңалыклар тасмасы

Россиянең барлык фильмнарына да билетларны «Пушкин картасы» белән алырга мөмкин булачак

«Пушкин картасы» программасы буенча яшьләр өчен чаралар исемлеге киңәйтеләчәк. Хәзер Россиянең 14-22 яшьлек яшь гражданнары барлык кинофильмнарга билетлар сатып ала алачак.

Хәзер программа дәүләт ярдәменнән башка барлыкка килгән киноларны да кертеп, РФ Мәдәният министрлыгы хуплаганнан соң, Россиянең барлык фильмнарын колачлаячак, дип яза "Татар-Информ".

«Шулай итеп, яшьләр ташламалы нигездә заманча Россия кинолентлары белән таныша алачак, ә кинобизнес агымдагы чорны җиңеләйтергә ярдәм алачак», – диде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев