Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Россиянең яшь эшмәкәре» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы старт алды

Ел саен үткәрелә торган «Россиянең яшь эшмәкре» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы старт алды. Конкурсның мөһим үзенчәлеге - үзмәшгульләрнең катнашуы. Моннан тыш, конкурста катнашу өчен 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге Татарстан халкы һәм Россия Федерациясе эшмәкәрләре рөхсәт ителә.

Конкурс анкеталарын җыю 2021 елның 20 августына кадәр дәвам итәчәк. Катнашыр өчен конкурсның рәсми сайтында https://mpr2021.ru мәҗбүри теркәлү (катнашу өчен гариза) узарга һәм почтагызга килгән анкетаны тутырып molpred2021rt@mail.ru адресына җиберергә. Барлык сораулар буенча +7 904 670-62-81 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә.

Иң алдынгылар «Россиянең яшь эшмәкәре – 2021» исеме өчен түбәндәге номинацияләрдә көрәшә ала: 1. Җитештерү; 2. Франчайзинг; 3. Сәүдә; 4. Үзмәшгульләр; 5. Интернет-эшмәкәрлек; 6. Социаль өлкәдә эшмәкәрлек; 7. Авыл хуҗалыгы эшмәкәрлеге; 8. Инновацион эшмәкәрлек; 9. Халыкара эшмәкәрлек; 10. Хезмәт күрсәтү өлкәсе

Катнашучыларны нәрсә көтә?

1. «Россиянең яшь эшмәкәре - 2021» федераль конкурсының төбәк этабында җиңүче исеме;

2. «Россиянең яшь эшмәкәре -2021» Бөтенроссия конкурсы финалына билет;

3. Эшлекле элемтәләр һәм профессиональ перспективалар;

4. Үз проектың турында бөтен илгә сөйләү мөмкинлеге;

5. Үз номинациясеңдә лидер буларак танылу;

6. Ораторлык сәнгате буенча мастер-класс.

Гариза тутырганда нәрсә мөһим?

1. Идарә итү сәләте;

2. Инновацион алым;

3. Конкурентлык;

4. Эш урыннары саны.

«Росмолодежь», «Яшьләр эшмәкәрлегенә ярдәм итү буенча Россия үзәге», «Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды», «Минем бизнес. Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча милли проект», Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы - конкурсның региональ һәм федераль оештыручылары.  Яр Чаллы шәһәре бизнесына ярдәм итү структуралары арасында мәгълүмати ярдәмне төбәкара дәрәҗәдә шәһәрнең Сәүдә-сәнәгать палатасы (Кама аръягы агломерациясе) гамәлгә ашыра.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс