Рөстәм Миңнеханов Чаллы көрәшчесенә машина бүләк итте.
19нчы машина иясе кем?
Бүген Болгарда «Изге Болгар җыены»нда милли көрәш ярышлары булды. Анда 10 илдән 100дән артык көрәшче көч сынашты.
Уртача авырлыктагылар арасында Татарстан көрәшчесе, Россия һәм дөнья чемпионы Динар Кәримуллин баш батыр булды. Ул финалда Ульяновск өлкәсе көрәшчесе Артур Хәкимов белән көрәште.
100кг артык авырлыктагылар арасында Авыр үлчәү категориясендә Чаллы спортчысы, дөнья чемпионы Радик Сәлахов җиңү яулады. Ул финалда Грузия чемпионы Уча Табататзе белән очрашты.
Көрәшне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та карады һәм баш батырга төп бүләк — «Lada Grantа» машинасы ачкычын тапшырды.
Бу - Чаллы спортчысының бүләккә алынган 19нчы машинасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев