Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов машина төзелеше тармагы вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты шәһәрнең Орган залында Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чарада катнашты, тармак хезмәткәрләрен котлады һәм иң яхшыларын бүләкләде.

Яр Чаллыда әлеге һөнәр бәйрәмен үткәрү традициясе күптәннән яшәп килә – нәкъ менә безнең шәһәр Татарстан һәм Россия картасында машина төзелеше тармагының бренды булып тора.
2021 ел Россиядә фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде, ә Татарстан күптән бу өлкәләрне үстерүдә двигатель булып санала – бүгенге көндә машина төзелеше комплексы составында 150гә якын предприятие һәм оешма керә, һәм алар көннән-көн арта бара.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Машина төзелеше тармагы белән бәйле барлык предприятие хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлады һәм 200 елдан артык гомуми хезмәт стажы булган хезмәт династияләрен аерым билгеләп үтте.
«Республикада 3 меңнән артык машина төзелеше предприятиесе эшли, аларда 120 мең кеше хезмәт куя. Барлык кыенлыкларга карамастан, агымдагы елда без предприятиеләр күрсәткечләренең актив үсешен күзәтәбез. Агымдагы елның 7 аенда 408 миллиард сумлык продукция озатылган, бу 2019 ел күрсәткечләреннән 1,5 тапкыр артыграк. Динамиканы эре компанияләр генә түгел, ә барлык төп юнәлешләр буенча урта предприятиеләр дә күрсәтә», – диде ул.
Татарстан Президенты барлык кыенлыкларга да карамастан, хезмәт коллективларын саклап калган һәм билгеләнгән планнарны гамәлгә ашыруны дәвам иткән предприятиеләр җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Әмма ул билгеләп үткәнчә, республикада ковидга каршы вакцинация темплары кимегән, аларны мөмкин кадәр азрак кеше зыян күрсен өчен күтәрергә кирәк.


Чыгышының ахырында ул белгечләргә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен профильле бүләкләр тапшырды.
II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводының конструкторлык бюросы бригадасы башлыгы Валерий Муструев бүләкләнде.
Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросының әйдәп баручы инженер-конструкторы Евгений Быков Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде.
«Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исем Флүрә Александровага, «Завод имени Серго» Җитештерү берләшмәсе гальванигына, Наталья Игонинага, Игорь Сорокинга, Казан вертолет заводы; Эдуард Храмцовка, Буа машина төзелеше заводы; Валерий Чесноковка, «КАМАЗ»; Виктор Ямуковка, «Гамәли оптика дәүләт институты»; Рамил Бикмөхәммәтовка, «БЕТАР»; Эмир Җамалетдиновка, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе; Розалия Хәбибуллинага, Казан электротехника заводы; Ринат Шакировка, «КАМАЗ» бирелде.
Ленар Ибраһимов, Казан приборлар төзү конструкторлык бюросы, Илгиз Каюмов, А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатына лаек булды.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау