Рөстәм Миңнеханов ялда
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов ялда

Тик Президент дүшәмбедән эшкә чыгачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәсми ялда, ул бу атнада тәмамланачак. Шул ук вакытта ТР Президенты ялның зур өлешен чараларда катнашкан, дип хәбәр итте матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Лилия Галимова сүзләренә караганда, Президент ял турында рәсми рәвештә алдан хәбәр итмәгән, чөнки аның күп өлешен Рөстәм Миңнеханов эшләгән.

Дүшәмбедән, 26 октябрьдә, ТР Президенты гадәти режимда эшкә әйләнеп кайтачак, дип өстәде Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Чыганак: Бизнес онлайн 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев