Сабан туеның матур мизгелләре - ФОТОЛАР
Яңалыклар тасмасы

Сабан туеның матур мизгелләре - ФОТОЛАР

Бәйрәмнең төп мәйданында «Туган җирем – назлы бишегем» дип аталган театраль тамаша узды.

 

Чарада мәктәп укучылары, студентлар, шәһәребезнең вокаль һәм хореографик ансамбльләре катнашты. Барлыгы 1500дән артык кеше.
Алар милли йолаларны, гореф-гадәтләрне, биюләрне күрсәттеләр һәм җырлар җырладылар. 
Чаллылыларны бәйрәм белән Республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады. 
- Милли бәйрәм Сабантуй быел искиткеч югары дәрәҗәдә оештырылган. Халык бәйрәмнәргә сусаган, ул аны ел буе көткән. Чаллы Сабантуе һәрвакыт аерылып тора: монда халык күп. Чаллылылар республикабызның икътисадына, мәдәни тормышына һәм социаль үсешенә керткән өлеше белән горурлана ала, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Төрле тармакларда эшләүче алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре бирелде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев