“Шәһри Чаллы” коллективына кер юу машинасын ясап күрсәттеләр
Haier заводы экскурсия үткәрде.
“Шәһри Чаллы” коллективы Haier заводында экскурсиядә булды. Журналистларны кер юу машиналары ясау цехы белән таныштырдылар. Бер сменада 100 кеше эшли. Аларга көненә 1840 машина җыю бурычы куела. Монда эш бер минутка да тынмый. Конвейер. Эшчеләрнең берсе барабаннарны эретеп ябыштыра, икенчеләре җыя, өченчеләре тикшерә. Һәркемнең үз бурычы, "һәркемнең үз позициясе" диләр. Технология чылбырында аерым детальләрне урнаштыруга 15 секунд вакыт бирелә.
Заводта күпчелек эш автоматлаштырылган, роботлаштырылган.
Haier заводында җиһазларның сыйфатына контрольгә зур игътибар бирелә. Кер юу машиналарын су үткәрүгә, электрга тоташуга, барабан әйләнү көченә, тавышка һәм башка категорияләргә җентекләп тикшерәләр.
- Смена ясаганҗиһазлар арасыннан сайлап алып тулысынча тикшерәбез. Әгәр дә кимчелек табыла икән, бөтен партияне карап чыгабыз. Шулай ук кер юып та тикшереп карыйбыз. Күпме ел хезмәт итәчәген ачыклыйбыз, - дип сөйләде Haier заводының сыйфат хезмәте җитәкчесе Алексей Артёмов.
Haier заводында бер елга 660 мең кер юу машинасы ясыйлар. Россиягә каршы санкцияләр кертелгәч, Чаллыда җитештерелүче кер юу машиналарына ихтыяҗ арткан. Моннан тыш, суыткычлар, телевизорлар да җитештерәләр. Киләчәктә бойлерлар һәм кондиционерлар да ясый башларга планлаштыралар. Ихтыяҗ зур, диләр. Җитештерелгән җиһазлар Россиядән тыш, бөтен Европа илләренә тарала.
Шунысын да ассызыкларга кирәк, заводта эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Эшчеләр өчен ашханә, ял итү почмагы бар. Төшке аш вакытында хәтта өстәл уеннары да уйнап алырга мөмкин. Хезмәт хакы 30 мең сумнан алып исәпләнелә. Тәҗрибә, эш авырлыгыннан, күләменнән чыгып, түләүләр арта. Башка шәһәрләрдән килеп эшләүчеләр өчен завод янында гына тулай торак төзелә. Аны июльдә файдалануга тапшырачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев