Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Самара хирурглары яшүсмернең өзелгән кулын саклап калалар

11 яшьлек малайның кулы юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә өзелә.

Югары квалификацияле ике хирург өзелә язган кулны саклап кала ала. 7 сәгать барган бик катлаулы операция нәтиҗәсендә баланың кулы саклана. Бер тиредә генә эленеп торган кулның кан тамырларына һәм нерваларына тулысынча ревизия ясала. Барысы да тегелә һәм кулның кан әйләнеше яңадан торгызыла.

Бүгенге көндә малай тулы тормыш белән яши. Хәтта йөзү белән шөгыльләнә. Табибларның бу гамәлен чын мәгънәсендә могҗиза дип әйтеп була.

Фото www.samara.kp.ru  сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илдә көндә