Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Самокатларга яңа таләпләр

Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов Чаллыда электросамокатларны прокатка бирүне тәртипкә салырга кушты.

Ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлекләренә һәркөн электросамокатлардан егылып сәламәтлекләренә зыян килүчеләр мөрәҗәгать итеп тора. Чаллыда май аенда прокатка алынган электросамокатта юл хәләкәтенә очрап 20 яшьлек кызның гомере өзелгән иде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәләхов бу хезмәтне дөрес оештыру турында күрсәтмәгә кул куйды. 
Хәзер электросамокатлар шәһәрнең билгеле бер урынында гына биреләчәк. Моннан кала прокатка бирүче оешмалар кулланучыларга әлеге транспортта юл йөрү кагыйдәләрен һәм аларны дөрес куллану тәртибен аңлатырга тиеш. Куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү дә алар өстендә. 
Электросамокатлар пункты автобус тукталышларына 10 метрдан ерак  торырга тиеш. Аларны тротуарларда, велосипед юлларында, җәяүлеләр өчен кичүләрдә калдыру тыела. Самокатлар алгач прокат пунктларына кире китереп тапшырылырга тиеш. Электросамокатларда тормаз, сигнал бирү җайланмалары, яктылык кайтару элементлары булу шарт.

Фото: eco-wheels.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа таләп