Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сарман юлында коточкыч авария: 6 кеше хастаханәгә озатылды

Зыян күргән пассажирлар Оренбург өлкәсеннән.

Ял көнендә Чаллы - Сарман юлында каты юл-транспорт һәлакәте булды.  “Рено Логан” белән “ВАЗ-21140” машинасы бәрелеште. Чит ил автомобиле өстәмә юлдан төп юлга чыкканда ВАЗ машинасын үткәреп җибәрми. Нәтиҗәдә, 6 кеше төрле тән җәрәхәтләре ала. 

71 яшьлек “Рено Логан” хуҗасының башына зыян килә. Күкрәк өлеше һәм боты җәрәхәтләнә. 24 яшьлек ВАЗ машинасы йөртүчесенең умыртка сөяге сына. Аның янында утырган пассажирына аеруча зыян килә. Умыртка баганасы, берничә урыннан муен сөяге һәм кабыргалары сына. Башы имгәнә. Артта утырган тагын 3 пассажир имгәнә. Алар куркынычсызлык каешларын эләктермәгән була. Пассажирларның бөтенесе дә - Оренбург өлкәсеннән. 

Авариядә зыян күргән 6 кеше Чаллының ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатылды. 

Фото Тукай районы автоинспекциясеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл-транспортһәлакәте