Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шагыйрә Гөлнур Айзат Хәния Фәрхи турында: "Хәниякәй, синең өчен табыйм нинди сүзләрне?"

Яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхине һәр төбәктә якын дус итеп кабул итә иделәр. Аның белән дус булырга теләүчеләр дә күп булды. Әмма Хәния апа үзе кебек ихлас, талантлы, эчкерсез кешеләрне генә дус итте. Буа шәһәрендә яшәп иҗат итүче җырчы-шагыйрә Гөлнур Айзат шундыйларның берсе.

Сезнең хозурга Гөлнур Айзатның Хәния Фәрхигә атап язган шигырен тәкьдим итәбез.

Гөлнур Айзат
 

Онытып буламы соң?!
Агыйделдә ак пароход –
Кул болгап уздың җырлап.
«Онытмадыгызмы мине?» –
Дигәндәй уйдан сорап.

Җил назлап синең күлмәкне,
Тирбәтеп уйнап ала.
Ак пароходтан ак дулкын
Артыннан сызылып бара.

Йөзеңдәге кояш нуры
Чагылдыра күзләрне.
Хәниякәй, синең өчен
Табыйм нинди сүзләрне?

«Сез ничек анда?» – дисеңме?
Синсез бик моңсу, җаным.
Җитми синең шаян тавыш,
Моңнарың җитми тагын.

Быел алмагач, шомыртлар,
Чияләр бик ак иде.
Моңлы сайрар сандугачын – 
Юксынды алар сине.

Тәрәзәмне ачып иртән
Озак тордым үзем дә.
Төштәгеләр өндә юк шул – 
Шуңа үзәк өзелә.

Күптән язган хатларыңны
Укыймын кабат-кабат.
Ашыктың, бәгырь, йөрәкнең
Ярасы тора канап.

Төзәлми һаман җөе дә – 
Сине югалткан көннән.
Радиода синең җырлар –
Алыштырыр соң кемнәр?!

Җырчылар күп! Әмма күңел
Сайлый ул үз дигәнен.
Агыйделдә – ак пароход,
Җилфердәде күлмәгең...

Туган көнең белән котлап
Сәлам җибәрик мәллә?
Хәниякәй, дустым минем,
Ничек син, нинди хәлдә?

Язсам да бармас хатларым – 
Син бит ерак-еракта.
Ә үзең шундый якынсың,
Яшисең гел йөрәктә!

Буа шәһәре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев